ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар: Скандинавия циклоны Татарстанга юеш кар һәм суыклар алып киләчәк

20 сентябрь 2019, 16:13 , Фото: архив

Синоптиклар: Скандинавия циклоны Татарстанга юеш кар һәм суыклар алып киләчәк
 Гидрометеорология үзәге шимбә һәм якшәмбе көннәрендә яңгыр фаразлый.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстан Скандинавия циклоны йогынтысында булачак. Яңгыр, урыны белән юеш кар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу ялларда, 21 һәм 22 сентябрьдә, синоптиклар шулай ук яңгыр көтелүен хәбәр итә. Төнлә термометр баганасы 0..+6 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез +12 градуска кадәр җылытачак.

Дүшәмбе көнне төнге температура 0..+5 булачак, көндезен +4..+9 градус көтелә. Көньяктан төньякка күчәчәк көчле җил көтелә, көчәйгәндә ул секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Алдан фаразлаулар буенча, 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә салкын һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә температура фоны нибары 0..+3 градус булачак, урыны белән -2 градус була һәм кырау көтелә. Көндез һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10