ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 22 сентябрьдә автомобильсез йөрү көне билгеләп үтеләчәк

20 сентябрь 2019, 16:28 , Фото: архив

Татарстанда 22 сентябрьдә автомобильсез йөрү көне билгеләп үтеләчәк
 Акция атмосферада чыгарылган газларның санын киметергә һәм җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына юнәлтергә ярдәм итә.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанлыларны 22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнен билгеләп үтәргә чакыралар. Бу көнне машиналардан баш тартып, автобуста яки велосипедта, шулай ук җәяү йөрергә тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акция кешеләрне экологик хәрәкәт итү ысулларына: җәмәгать транспортында, велосипедларда йөрүгә этәрү өчен кирәк. Узган ел безнең хезмәткәрләр эшкә велосипедларда килгән иде. Ә быел ул көн якшәмбегә туры килә, шуңа күрә Казан урамнарында машиналар азрак булыр дип уйлыйбыз», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтендә катнашучылар елга бер генә көн түгел, ә даими рәвештә экологик алымнар сайларга тырыша», - дип сөйләде оешма җитәкчесе. Әмма акциянең бер көне дә кешеләрнең игътибарын проблемага җәлеп итәргә, киләчәктә Татарстанда экологик хәлне яхшыртырга мөмкин.

«Бер көн зарарлы чыгымнарны кардиналь рәвештә киметә алмый, әмма машина йөртүчеләрнең игътибарын проблемага җәлеп итәргә ярдәм итәчәк», - диде Татарстанның «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10