ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Эшкуарлык фабрикасы" вәкилләре Чүпрәледә бизнес-тренинг үткәргән

20 сентябрь 2019, 23:15 , Фото: chuprale-online.ru/news/kөn-vakyiygasyi/eshkuarlyk-fabrikasy-vkillre-chprled-biznes-trening-tkrdelr

“Эшкуарлар фабрикасы” вәкиле үз бюджетыңны дөрес планлаштыру ярдәмендә акча туплау һәм үз максатыңа ирешү юлларын күрсәткән дәрес-уен үткәрде.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Резеда Җамалтдинова). Чүпрәле районында "Эшкуарлык фабрикасы" вәкилләре эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен бизнес-тренинг үткәрде, дип яза район басмасы. 
 
"Созидание" клубының актлар залында узган тренингта катнашучылар төрле проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен, үз бизнесларын уңышлы алып бару һәм шәхси бюджетларын алдан планлаштырырга өйрәнде.
 
"Эшкуарлык фабрикасы" – ул Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган белем бирү проекты. Ул яшь эшкуарларга һәм үз бизнеслары булган кешеләргә алга таба да уңышлы үсеш өчен белем бирү проектларын гамәлгә ашыра.
 
Чарада  Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, районның урта һәм кече бизнес вәкилләре катнашты.
 
Марат Гафаров сәламләү сүзендә яшьләрне авырлыклар алдында беркайчан да куркып калмаска һәм куелган максатларга ирешү юлыннан тайпылмаска чакырды. “Шулай булганда гына эшмәкәрлек өлкәсендә уңышка ирешергә мөмкин”, -диде ул.
 
Чара кысаларында “Эшкуарлар фабрикасы” вәкиле Рөстәм  үз бюджетыңны дөрес планлаштыру ярдәмендә  акча туплау һәм үз максатыңа ирешү юлларын күрсәткән дәрес-уен үткәрде. Уен барышында төрле бизнес-идеяләр тәкъдим ителде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10