ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Лотфулла Шәфигуллин икътисад һәм эшмәкәрлек комитетында рәислек итәчәк

20 сентябрь 2019, 15:44 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Лотфулла Шәфигуллин икътисад һәм эшмәкәрлек комитетында рәислек итәчәк "Таттелеком" оешмасының элеккеге җитәкчесе быел "Бердәм Россия" партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланды.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). ТР Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе итеп “Таттелеком”ның элеккеге җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин сайланды. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш парламентның беренче утырышында билгеле булды.

Лотфулла Шәфигуллин кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплады.

  • Бу комитет составына барлыгы 14 депутат керде. Шул исәптән, алар арасында – “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких, “КАМАЗ-Марко” ҖЧҖ генераль директоры Роман Мугерман, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һәм башкалар бар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10