ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Экология һәм табигатьтән файдалану комитетын элеккеге министр җитәкли

20 сентябрь 2019, 15:34 , Фото: Владимир Васильев/архив

Экология һәм табигатьтән файдалану комитетын элеккеге министр җитәкли ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты белән Азат Хамаев рәислек итәчәк.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетын Азат Хамаев җитәкләячәк. Моңа кадәр ул республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшли иде. Депутатлыкка сайлангач, парламентка эшкә китте. Бүген Дәүләт Советында узган беренче утырышта аны комитет рәисе итеп сайладылар.

“Комитетның алдагы эше –  Татарстан халкының яшәү шартларын, экологияне яхшырту өчен законнар үтәлешен тикшерү, яңа закон проектлары белән чыгу”, - дип белдерде ул.

  • Комитет составына 15 депутат керде. Шул исәптән - “Цеолиты Поволжья” Сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры Фәнил Баһаветдинов, “Түбән Кама нефтехим” компаниясе генераль директоры Азат Бикмурзин, “Майский” теплица комбинаты җитәкчесе Илшат Ганиев, “Татагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, “ТатРИТЭКнефть” оешмасы директоры Николай Нефедов һәм башка депутатлар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10