ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Шакир Яһүдин Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп сайланды

20 сентябрь 2019, 15:12 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Шакир Яһүдин Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп сайланды Карар яңа чакырылыш Татарстан парламентының беренче утырышында кабул ителде.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Шакир Яһүдин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп билгеләнде. Бу хакта яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында билгеле булды.

«Карар бертавыштан кабул ителә. Шакир Шәяхмәтович, котлыйбыз», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Комитет составына Татарстан Дәүләт Советының сигез депутаты, шул исәптән «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков, «Татарстан — Яңа гасыр» иҗтимагый оешмасы Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Илдар Шамилов һәм башкалар керде.
  • Татарстан Дәүләт Советының элеккеге составында Шакир Яһүдин шулай ук әлеге комитетны җитәкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10