ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Яшел Үзәннең элеккеге башлыгы Торак сәясәте буенча яңа комитетны җитәкләячәк

20 сентябрь 2019, 15:03 , Фото: Владимир Васильев/архив

Яшел Үзәннең элеккеге башлыгы Торак сәясәте буенча яңа комитетны җитәкләячәк Карар яңа чакырылыш Татарстан парламентының беренче утырышында кабул ителде.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе итеп Яшел Үзән районының элеккеге башлыгы һәм Яшел Үзән мэры Александр Тыгин сайланды. Бу хакта яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында билгеле булды.

“Александр Васильевич, сезне котлыйбыз. Зур уңышлар телибез”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советының быелгы чакырылышында комитетлар саны артты. Гамәлдәге җиде комитетка Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты өстәлде.

  • Александр Тыгин 2013 елның сентябреннән Татарстан Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән мэры вазифасында башкарган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10