ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты белән Леонид Якунин җитәкчелек итәчәк

20 сентябрь 2019, 15:00 , Фото: Владимир Васильев/архив

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты белән Леонид Якунин җитәкчелек итәчәк
Карар яңа чакырылыш Татарстан парламентының беренче утырышында кабул ителде.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Леонид Якунин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе итеп билгеләнде. Бу хакта яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында билгеле булды.

“Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт. Мин бүген комитет алдында зур бурычлар торуын беләм, инде өч еллык чорга бюджет формалаштырыла башлады. Безгә бүген сезнең белән 2020 ел һәм план чорына бюджет формалаштырыла торган кайбер закон проектларын кабул итәргә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Леонид Якунин комитет әгъзаларына.

Татарстан парламенты депутатлары шулай ук аның кандидатурасын бертавыштан хуплады.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты составына Татарстан Дәүләт Советының барлыгы 13 депутаты керде.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советында Леонид Якунин шулай ук әлеге комитетны җитәкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10