ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетын Альберт Хәбибуллин җитәкләячәк

20 сентябрь 2019, 14:30 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетын Альберт Хәбибуллин җитәкләячәк Карар яңа чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында кабул ителде.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Екатерина Андреева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетын Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Альберт Хәбибуллин җитәкләячәк. Бу хакта яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында билгеле булды.

“Альберт Галимҗанович, бу уртак карар. Котлыйбыз сезне! Сезгә зур уңышлар телибез”, - дип шәрехләде тавыш бирү нәтиҗәләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Комитет составына барлыгы ТР Дәүләт Советының 8 депутаты, шул исәптән КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов, “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге башкарма секретаре Ольга Воронова һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең элеккеге урынбасары Римма Ратникова керде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10