ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Иртәгә әгерҗелеләрне йөгерү юлларына көтәләр

20 сентябрь 2019, 22:08 , Фото: agryz-rt.ru

Иртәгә әгерҗелеләрне йөгерү юлларына көтәләр Ир-егетләр – 3,5, хатын-кызлар 2,4 чакрым йөгерә алачак.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бу шимбә, 21 сентябрьдә, илебезнең меңләгән спорт сөючеләре белән бергә әгерҗелеләр дә йөгерү юлларына чыга. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Әгерҗедә “Милләтләр кроссы“ Ометов урамында уза, теркәлү – “Олимп“ спорт комплексы янында.
 
Әгерҗедә йөгерешчеләргә старт 13.30 сәгатьтә бирелә. Теркәү 11.30-13.00 сәгатьләрдә. Иң беренче йөгерү юлларына спортчылар чыга. Ир-егетләр – 3,5, хатын-кызлар 2,4 чакрым узалар. 14 сәгатьтән укучылар өчен старт бирелә. 15 сәгатьтә теләгән һәркем йөгерү юлларына баса ала, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10