ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

11 октябрьдә Канададагы Ниагара шарлавыгы Башкортстан байрагы төсләренә керәчәк

20 сентябрь 2019, 15:22 , Фото: bashinform.ru

11 октябрьдә Канададагы Ниагара шарлавыгы Башкортстан байрагы төсләренә керәчәк Шарлавык яшел, ак һәм зәңгәрсу төсләргә керәчәк.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә Канададагы Ниагара шарлавыгы Башкортстан байрагы төсләренә керәчәк. Бу хакта «Канада башкортлары корылтае» иҗтимагый оешмасы хәбәр итә, дип яза «Башинформ» агентлыгы .

Оешманың Инстаграм битендә хәбәр ителгәнчә, җирле вакыт буенча 22.00 сәгатьтә (Уфа вакыты белән 12 октябрьдә 7.00 сәгатьтә) шарлавык яшел, ак һәм зәңгәрсу төсләргә керәчәк.

Символик акциянең инициаторы - «Канада башкортлары корылтае»нан игез салучы Фәридә Самерханова.

«Канада башкортлары корылтае» - халык мәдәниятен һәм традицияләрен саклау өчен башкорт, татар һәм башка милләт вәкилләрен берләштергән иҗтимагый оешма.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10