ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Михаил Афанасьев Яшел Үзән башлыгы урынында беренче адымнары турында сөйләде

20 сентябрь 2019, 13:08 , Фото: Султан Исхаков

Михаил Афанасьев Яшел Үзән башлыгы урынында беренче адымнары турында сөйләде
Яңа җитәкче эшен Яшел Үзән халкы һәм районның проблемалары белән танышудан башлый.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Яшел Үзән районы башлыгы вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьев яңа вазифада җирле халык һәм районның проблемалары белән танышудан башларга ниятли. Бу хакта ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Кешеләр белән танышудан башлыйм. Мөмкин кадәр тизрәк вазгыятьне, проблемаларны төшенергә тырышачакмын. Һәм җиң сызганып эшли башлыйм», - дип хәбәр итте Михаил Афанасьев.

Ул үз эшендә Яшел Үзән идарәчеләренең булган тәҗрибәсен кулланырга ниятләвен әйтте.

«Без булган кешеләр белән эшләячәкбез. Нинди дә булса үзгәрешләр булса, алар инновацион характерда булачак. Бу Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич тәҗрибәсе. Лаеш районына килгәч, ниндидер җитди кадрларга кытлык булмады. Һәм монда да шул ук хәл булачак», - диде Михаил Афанасьев.

Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында Михаил Афанасьев шулай ук соңгы ун елда Лаеш районының ничек үсеш алуы, яңа үзгәрешләр һәм социаль-икътисади күрсәткечләр турында сөйләде.

Михаил Афанасьев белән интервью иртәгә, 21 сентябрьдә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоны YouTubeта “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карап булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10