ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә илкүләм проектларны финанслау 7 трлн сумга кадәр артачак

20 сентябрь 2019, 10:51

Россия Хөкүмәте утырышында илнең социаль-икътисади үсеше чараларын гамәлгә ашыруга 500 млрд сум өстәргә булганнар.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 2020-2022 елларда илкүләм проектларны финанслауны 500 млрд сумга арттырырга планлаштыралар. Ул 6,5 трлн сумнан 7 трлн сумга кадәр артачак. Бу турыда Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Барлыгы өч ел дәвамында илкүләм проектларны һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан якынча 7 трлн сум юнәлдерү күздә тотыла», — дип хәбәр итте 19 сентябрьдә Россия Хөкүмәте утырышында Дмитрий Медведев.

Акчаның күп өлешен социаль өлкәне үстерүгә юнәлдерергә планлаштыралар, дип өстәде ул. Элегрәк 2021 елга кадәр Татарстанда илкүләм проектларны финанслауны 7,4 млрд сумга кадәр арттырачаклар дип хәбәрителгән иде. «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» проектларына өстәмә акчалар бүлеп биреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10