ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бу атнада Татарстанда мохтаҗларга 5 тонна күләмендә гошер сәдакасы таратылды

20 сентябрь 2019, 09:25 , Фото: dumrt.ru

Бу атнада Татарстанда мохтаҗларга 5 тонна күләмендә гошер сәдакасы таратылды Сәдакәнең 3,5 тоннасын фондка Әтнә районы мөхтәсибәте, 1,5 тоннасын Балтач районы Чепья авылы халкы тапшырды.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Бу атнада Татарстанда күпбалалы, аз керемле, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә, ялгыз аналарга һәм өлкәннәргә, ятимнәргә, инвалидларга 5 тонна күләмендә гошер сәдакасы таратылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәдакәнең 3,5 тоннасын фондка Әтнә районы мөхтәсибәте, 1,5 тоннасын Балтач районы Чепья авылы халкы тапшырды. Гомумән алганда, гошер сәдакасын җыю кампаниясе башланганнан бирле, “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга барлыгы 9 тонна яшелчә өләште.

28 сентябрьне Диния Нәзарәте Татарстанда Гошер көне итеп игълан итте. Аннан алда гошер сәдакасын җыю кампаниясе килә. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына теләгән һәркем районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшыра ала. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул ителә.
Беренчеләрдән булып быел гошерне Татарстанның Балык Бистәсендә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйдылар.
2018 елда республика халкының бу социаль акциядә актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10