ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 250дән артык йортта салкын суны өзгәннәр

20 сентябрь 2019, 09:18

Әгерҗе, Дорожный һәм Круговой урамнарындагы йортлар, шулай ук Карьер, Нагорный, Новая Сосновка һәм Нокса бистәләрендәге берничә йорт сусыз калган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда торбаүткәргечтә авария булу аркасында 250дән артык йортта берничә сәгатькә салкын су бетерелгән. “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич министрлыкка Себер трактында авария эшләре турында хәбәр килде. Совет районында өлешчә салкын суны туктаттылар», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Әгерҗе, Дорожный һәм Круговой урамнарындагы йортлар, шулай ук Карьер, Нагорный, Новая Сосновка һәм Нокса бистәләрендәге берничә йорт сусыз калган. Барлыгы 14 күпфатирлы йортта һәм 263 шәхси йортта су туктатылган.

Авария эшләрен иртәнге 6.00 сәгатькә бетерделәр, ә суны төнлә 3.00 сәгатьтә җибәрделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10