ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче сессиясендә катнашачак

20 сентябрь 2019, 08:19 , Фото: Владимир Васильев/архив

Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче сессиясендә катнашачак Депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисен, шулай ук РФ Федерация Советында Татарстан парламенты вәкилен сайлаячак.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советының беренче сессиясендә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисен, шулай ук РФ Федерация Советында Татарстан парламенты вәкилен сайлаячак. 

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында катнашырга планлаштыра", – дип билгеләп үтте матбугат хезмәтендә.

Беренче сессиянең көн тәртибендә 16 мәсьәлә, шул исәптән ТР Дәүләт Советы Рәисен һәм аның урынбасарларын сайлау, комитетлар һәм комиссияләр төзү, шулай ук РФ Федерация Советы әгъзасына – Татарстан Дәүләт Советыннан вәкилгә вәкаләтләр бирү турында.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды, анда «Бердәм Россия» партиясе 72,4% тавыш җыйды, республика парламентында 100 урынның 82сен алды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10