ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автобус йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергәннәр

20 сентябрь 2019, 07:45 , Фото: скриншот видео

Казанда автобус йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергәннәр Бу хәл "Горький паркы" тукталышында булган.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Шаһитлар Казан автобусы йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклаштылар.

Аларның мәгълүматларына караганда, бу хәл "Горький паркы" тукталышында булган, ә конфликт түләнмәгән билет аркасында килеп чыккан.

"Мин бу автобуста укырга бара идем, шуңа күрә барысын да үз күзләрем белән күрдем. Пассажир адекват түгел иде, машина йөртүчегә йодрыклары белән ташланды", — дип яза социаль челтәрдә әбүнәчеләрнең берсе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10