ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сабада физик мөмкиинлекләре чикле затлар Милли чемпионатта ярышты

20 сентябрь 2019, 02:04 , Фото: saby-rt.ru/

Сабада физик мөмкиинлекләре чикле затлар Милли чемпионатта ярышты 20 сентябрьдә Казан шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

(Саба, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары" ).  18 сентябрьдә Саба районында инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимписк" Милли чемпионат узды.

Чемпионат эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм һөнәри белемне һәр илдә, гомумән, бөтен дөньяда һөнәри осталык бәйгеләрен оештыру һәм үткәрү юлы белән бөтен дөньяда иң яхшы тәҗрибәләрне һәм һөнәри стандартларны гармонизацияләү юлы белән үстерү максатыннан үткәрелә.

Төбәк этабы Арча педагогика көллиятенең дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе базасында ике компетенция буенча спицлар бәйләү һәм крючка бәйләү буенча узды. Конкурста кырыкка якын катнашучы катнашты. Конкурс укучылар, студентлар һәм өлкән буын номинацияләре буенча үткәрелде.

Саба районыннан 5 кеше катнашкан, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән ике өлкән кеше Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «өлкән буын» буларак тәкъдим ителгән. Алар үзләрнең бәйләү осталыкларын күрсәтте.

Региональ этапны конкурсның вәкилләре ачып җибәрде, алар барлык катнашучыларны онлайн режимда котладылар һәм уңышлар теләделәр. Бу конкурста барлык катнашучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс ахырында җиңүчеләрне билгеләделәр, анда безнең катнашучылар Нуриева Рәзинә Әхәт кызы һәм Гәрәева Рәисә Гыйльметдин кызы беренче һәм икенче урыннарны яулады.

20 сентябрьдә Казан шәһәрендә аларны бүләкләү тантанасы узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10