ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләчедә яшәүче өлкәннәр "Автобабай" бәйгесендә сынаштылар

20 сентябрь 2019, 07:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә яшәүче өлкәннәр Көн дә техникада йөреп, тәҗрибә туплаган шоферлар да, кайбер сорауларда икеләнеп калды.

(Теләче, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Теләче-информ", Эльмира Котдусова). Руль артында йөрүче өлкән яшьтәгеләр арасында "Автобабай" бәйгесен оештыру соңгы елларда Теләче районында аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге ярыш 18 сентябрь көнне ДОСААФның район оешмасы биләмәсендә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучылар иң элек компьютер артына утырып юл йөрү кагыйдәләре буенча билет сорауларына җавап бирде. Әлеге турда катнашучының дөрес җавап бирүе һәм ни дәрәҗәдә тиз эшләве исәпкә алынды. Көн дә техникада йөреп, тәҗрибә туплаган шоферлар да, кайбер сорауларда икеләнеп калды.

Икенче турда өлкән яшьтәгеләр машина йөртү осталыгын күрсәтте. Гаражга дөрес керәме, юл йөрү кагыйдәләрен үтиме. Боларның барысын да ДОСААФның район оешмасы хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Ришат Нәзиров игътибар белән күзәтеп торды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10