ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мошенниклар Әлмәттә яшәүче хатын-кызның 100 мең сумнан артык акчасын алган

19 сентябрь 2019, 23:15 , Фото: pixabay.com/CC0

Мошенниклар Әлмәттә яшәүче хатын-кызның 100 мең сумнан артык акчасын алган Зыян күрүче акчасын саклап калырга теләп, банк картасы мәгълүматларын әйткән.

(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз ялган банк хезмәткәрләренә ышанып, 121 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Зыян күрүче сөйләвенчә, 17 сентябрьдә аңа мошенниклар шалтыратып, үзен банк хезмәткәрләре дип таныштырган.

Аферистлар әлмәтлегә билгесез затлар аның банк хисабындагы акчасын алырга ниятләвен әйтә һәм мондый хәл башка кабатланмасын өчен, банк картасы мәгълүматларын әйтергә кушалар. Әлмәтле аларның барлык таләпләрен дә үти. Күпмедер вакыт үткән ул үзенең  мошенниклар корбаны булуын аңлап ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10