ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Хамаев парламент комитетларының кайсында эшләргә тәкъдим итүләрен сөйләде

19 сентябрь 2019, 20:53 , Фото: Владимир Васильев

Хамаев парламент комитетларының кайсында эшләргә тәкъдим итүләрен сөйләде
 Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә министр вазифасыннан азат ителде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының сайланган депутаты Азат Хамаевка парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы булырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта элеккеге министр бүген Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективының яңа җитәкчесе белән очрашуында хәбәр итте.

«Иртәгә, әгәр дә хезмәттәш-депутатлар хупласа, карар кабул ителәчәк. Мине Экология, табигатьтән файдалану комитетына тәкъдим иттеләр, ул шул исәптән аграр һәм җир мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. Шуңа күрә параллель рәвештә очрашачакбыз һәм эшләячәкбез», - диде Азат Хамаев министрлык хезмәткәрләренә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә узачак. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм аның урынбасарлары сайланачак. Моннан тыш, парламент комитетларын төзү һәм аларның составын билгеләү турындагы мәсьәләләрне карау планлаштырыла

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10