ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Министрлар Кабинеты интернатларга караучысыз балаларны ташырга рөхсәт итте

19 сентябрь 2019, 20:33 , Фото: архив/Владимир Васильев

Министрлар Кабинеты интернатларга караучысыз балаларны ташырга рөхсәт итте
 Озата баручылар саны ике кешедән дә артмаска тиеш.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты караучысыз һәм күзәтүчесез балаларны йөртә ала торган учреждениеләр исемлеген раслады. Исемлеккә барлыгы 100 приют, мәктәп-интернатлар һәм балалар йортлары керде. Тиешле карар Татарстан Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.

«Балигъ булмаганнарны ташу эшчәнлеген учреждение балигъ булмаган балаларны ташу турында карар кабул ителгән көнне башкара. Оешма ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен булган мәгариф оешмалары, учреждениеләр <...> исемлегендә булырга тиеш», — диелә документта.

Документ нигезендә, балигъ булмаганнарны ташу такси, йөк транспорты һәм коммерция рейсларыннан, шулай ук тимер юл һәм су транспортыннан кала, автомобиль транспорты белән башкарылырга мөмкин. Моннан тыш, озата баручылар саны ике кешедән дә артмаска тиеш.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Хезмәт министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10