ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

19 сентябрь 2019, 18:56 , Фото: Владимир Васильев

Песошин Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының яңа җитәкчесен тәкъдим итте
 Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп Фәнил Әһлиуллин билгеләнде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкче – Фәнил Әһлиуллинны тәкъдим итте.

Бүген Татарстан Президенты Указы белән, Азат Хамаев Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлану сәбәпле, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифасыннан азат ителде, дип искәртте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин Азат Хамаев 11 елга якын Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында эшләде, диде. «Азат Хамаев җитәкчелегендә республика өчен бик күп мөһим чаралар үткәрелде. Министрлыкта башкарылган эш, стратегик карашыгыз, социаль-икътисади процессларны тирән аңлау сезгә хәзерге эшегездә Татарстан үсешенә зур өлеш кертергә ярдәм итәр, дип ышанам», – диде ул Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге башлыгына һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләренең яңа министры итеп Фәнил Әһлиуллин билгеләнде, дип дәвам итте Алексей Песошин. «Ул озак вакытлар эчке эшләр министрлыгында, Росгвардиядә җаваплы вазифаларда эшләде. Соңгы вакытта Татарстан Президенты куркынычсызлык хезмәтен җитәкләде. Сүз дә юк, бөтен потенциал һәм тәҗрибә министрлык эшендәге казанышларны саклап калырга һәм вакыт таләп итәчәк яңа импульс бирергә мөмкинлек бирәчәк. Коллектив белән бергә барысын да булдырырсыз дип ышанам», – диде Татарстан Премьер-министры.

Фәнил Әһлиуллин ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм «алга таба эшләү өчен бөтен көчне куярга әзер», дип ышандырды. «Һәм күп еллар югары профессиональ дәрәҗәдә алып барылган эшне дәвам итәргә кирәк. Уртак көч белән Татарстан файдасына эшне дәвам итәчәкбез», - диде ул.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Азат Хамаев республика сайлау округы буенча сайланды.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10