ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда суд Дәрвишләр бистәсендә кыз баланы көчләүдә шикләнелүчене кулга алган

19 сентябрь 2019, 19:13 , Фото: Елена Кривопатре

Казанда суд Дәрвишләр бистәсендә кыз баланы көчләүдә шикләнелүчене кулга алган
 Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат 11 ноябрьгә кадәр ике ай дәвамында сак астында булачак.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанның Совет районы суды 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүчене СИЗОга җибәрде. 38 яшьлек ир-ат 11 ноябрьгә кадәр сак астында булачак.

Чик кую чарасын ябык ишек артында сайладылар, чөнки эш балигъ булмаган балага кагыла. Шул сәбәпле журналистлар суд залына эләгә алмады.

Процесс башланганчы ук гаепләнүче журналистлар камераларыннан төрлечә качып, йөзен яшерде. «Сезнең мине камерага төшерергә хакыгыз юк, минем гаебем исбатланмаган әле», - диде ул.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, җинаятьче укучы кызларга көчекләр карарга тәкъдим иткән. Бер кыз риза була һәм таныш булмаган кеше белән урман посадкасына бара. Ир-ат шунда аны мәсхәрәли.

Бу хәлдән соң кызны хастаханәгә илтәләр, ә җинаятьчене оператив рәвештә тоткарлыйлар. Тикшерү мәгълүматларына караганда, гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Шикләнелүчегә «Ундүрт яшькә җитмәгән затка карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.

«Татар-информ» элек ир-атның 17 сентябрь көнне Дәрвишләр бистәсендәге урман посадкасында кыз балага һөҗүм итүен хәбәр иткән иде. Шикләнелүче элегрәк шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10