ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Əлмәт театры директоры: Милли театрлар фестивале драматургия алмашу да булса иде

19 сентябрь 2019, 18:30 , Фото: архив/Султан Исхаков

Əлмәт театры директоры: Милли театрлар фестивале драматургия алмашу да булса иде "Бөтенебездә уртак рух, глобализация заманында тел проблемалары да уртак. Бәлки режиссерлар алмашып та эшләр идек", - ди Фәридә Исмәгыйлева.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева "Федерация" милли театрлар фестивале милли драматургия һәм режиссерлар алмашу мәйданы булыр дип өметләнә. Бу хакта ул фестиваль тәмамланганнан соң "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

"Фестивальгә нигездә бик әйбәт спектакльләр килгән иде. Россиядә милли театрларны бергә җыю яхшы идея. Без төрки театрларны гына түгел, Кавказ милли театрларын, мари, карел театрларын карадык. Безнең милли проблемаларны тыңладылар", - ди Фәридә Исмәгыйлева.

Əлмәт театры директоры фикеренчә, фестивальнең Грозныйда прописка алуы да бик яхшы. "Беренче фестиваль өчен ул бөтенләй төерләрсез узды. Республика лидеры Рамзан Кадыйровның катнашуы, Александр Калягинның килүе аны дәрәҗәсен күрсәтә. Театрлар бу фестивальгә бик әзерләнеп, регионның милли үзенчәлекләрен күздә тотып барсыннар иде", - ди директор.

"Фестивальнең уртак копилкасы өчен театрлар үзләренең милли драматургиясен алып килә башласалар иде. Бәлки, бер беребезнең әсәрләрен куяр идек. Чөнки бөтенебездә уртак рух, глобализация заманында тел проблемалары да уртак. Бәлки режиссерлар алмашып та эшләр идек", - дип тәкъдим итә Фәридә Исмәгыйлева.

  • "Федерация" I бөтенроссия театр фестивале 11 - 19 сентябрь көннәрендә Грозныйда үтте. Фестивальдә Россиянең төрле республикаларыннан 14 милли театр катнашты. Бары тик Татарстанны гына ике театр тәкъдим итте. Болар - Камал театры һәм Әлмәт театры.

Чечен Республикасы мәдәният министры Хож-Бауди Дааев фестиваль ябылу тантанасында аның республикада төпләнеп калачагын һәм ел саен Грозныйда үткәреләчәген игълан итте. Фестиваль ябылу тантанасында республика башлыгы Рамзан Кадыйров катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10