ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Росавиация «Казан» халыкара аэропортының аэродром яны территориясен раслады

19 сентябрь 2019, 18:14 , Фото: архив

Росавиация «Казан» халыкара аэропортының аэродром яны территориясен раслады
Документлар килештерү өчен Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына җибәрелде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Казан» халыкара аэропорты янындагы территория Росавиациянең Идел буе төбәкара территориаль идарәсендә расланган. Документлар килештерү өчен Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына җибәрелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына аэропортның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казань» аэропортының шәһәр яны территориясе Росавиациянең Идел буе төбәкара территориаль идарәсе тарафыннан расланган. Һәм хәзерге вакытта килештерү өчен Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына җибәрелде. Аэропорт контрольлек итүче органнан нинди дә булса кисәтүләр яки штрафлар алмады», диелгән хәбәрдә.

Моңа кадәр Интернетта Куйбышев транспорт прокуратурасының Самара «Курумоч» халыкара аэропортында суднолар очышларының куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны ачыклавы хакында мәгълүмат пәйда булды. Аэродром әйләнә-тирә территорияне тиешле документларсыз куллана.

Кагыйдә буенча, шәһәр яны территориясендә һава судноларының очуына һәм утыртылуына комачаулаучы объектларны, югары корылмаларны, шулай ук кошларны җәлеп итүгә һәм күпләп туплауга ярдәм итүче предметларны һәм башкаларны урнаштыру тыела.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Түбән Камада «Бигеш» халыкара аэропорты аэродром каршындагы территорияне билгеләү проектын әзерләүне тәмамлаган, аның документлары Татарстан Хөкүмәтенә карауга һәм килештерүгә җибәрелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10