ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Салават Фәтхетдинов: Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка һәйкәл куярга кирәк

19 сентябрь 2019, 14:00 , Фото: Владимир Васильев

Салават Фәтхетдинов: Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка һәйкәл куярга кирәк Җырчы октябрьдә бу темага аерым матбугат конференциясе үткәрергә тәкъдим итте.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировка янәшә һәйкәл куярга тәкъдим итте. Бу турыда ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимнең иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясендә журналист Рөстәм Исхакыйның соравына җавап итеп әйтте.

“Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров гомер буе дус булдылар. Андый дуслык бер милләттә дә юк. Көнләшмәделәр, бер-берсен хөрмәт иттеләр. Аларның һәйкәле иң якты урында торырга тиеш. Әлеге мәсьәлә турында, мөмкин булса, Президентыбыз белән киңәшләшәсем килә. Минтимер Шәрипович (Шәймиев – ред) янына барып килергә кирәк”, - ди җырчы.

“Бу күтәрелгән мәсьәлә башымда инде ярты ел йөри. Октябрь башларында бу темага аерым матбугат конференциясе ясыйк. Матбугат конференциясенә кадәр бу мәсьәләне хәл итә алырдай кешеләр кулында хат булырга тиеш. Безнең тәкъдимебезгә: “Әйе шул”, - дип әйтергә генә урын калсын”, - ди Салават.

“Кирәк булган кешеләрнең барысын да мөрәҗәгать итәм. Бай дуслары булган, акчалы кешеләрне үзем алып киләм. Әгәр Дәүләт: “Урынын бирәбез, ләкин акча сорамагыз”, - дисә дә, бу да җавап. Хөкүмәттә акча юк икән, нишлисең, халкыбыз бай”, - ди җырчы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10