ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ульяновск өлкәсендә Акчуриннар династиясенең утары янган

19 сентябрь 2019, 13:16

Патша Россиясендә алар үз производствосын ачкан беренче сәүдәгәрләр була.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ» ). 18 сентябрьдә Ульяновск өлкәсенең Барыш районында Иске Тимошкино авылында 19 гасыр ахырында төзелгән Акчуриннарның утары янды. Ике катлы агач бина тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбе ачыклана. Янгын 800 кв. метр мәйданга зыян китергән. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Акчуриннар - Сембер губернасы һәм Идел буе сәүдәгәрләре. Алар турында беренче язма уналтынчы гасырда чыккан. Патша Россиясендә алар үз производствосын ачкан беренче сәүдәгәрләр була. Акчуриннарның сукно фабрикалары булган, берничә Сәүдә-сәнәгать ширкәте төзегәннәр.

Акчуриннар китапханәләр һәм эш клублары булдырганнар, тамагын туйдыра алмаучылар һәм ятимнәр өчен бушлай ашханәләр ачканнар, китап һәм газеталар басмаларын финанслаганнар. Бистәдә XIX гасырда сәүдәгәр Акчуриннар акчасына төзелгән мәчет сакланган.

Иске Тимошкино авылында ачыкланган мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) исемлегендә Акчуриннар белән бәйле 7 объект бар. Алар - Акчурин фабрикантларының сәнәгать сукно фабрикасы корпусы бинасы, Акчуриннар фабрикантлары торак йорты, Акчуриннар торак фабрикасы йорты, Акчуриннар фабрикантлары утары: Торак йорт һәм Утар янындагы парк, XIX гасыр ахырында төзелгән мәчет һәм XX гасыр башы мәчете.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10