ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Омскида Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә өченче турнир узачак

19 сентябрь 2019, 12:43

Тимерҗан Кәлимуллин 1991-1993 елларда Омск өлкәсенең грек-рим көрәше федерациясен җитәкли.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ» ). Омскида 19-21 сентябрьдә грек-рим көрәше буенча Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә багышланган өченче Бөтенроссия турниры узачак. Бу турыда Омск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия спортчысы Александр Карелин Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында катнашучыларны тәбрикли. Ул ярышларда иң яхшы спорт сыйфатлары күрсәтүләрен тели.

  • Тимерҗан Кәлимуллин 1961 елда Омскида туган. Омск дәүләт физик культура институтын тәмамлаганнан соң ул Омск өлкәсенең «Динамо» советында спорт буенча инструктор булып эшли, грек-рим көрәше төбәк федерациясен җитәкли, Себер җыелма командасының өлкән тренеры була. 1991-1993 елларда Омск өлкәсенең грек-рим көрәше федерациясен җитәкли.
  • Спорт карьерасында ул күп тапкырлар СССР чемпионатларында җиңүче һәм призер булган. 2017 елдан башлап турнир аның исемен йөртә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10