ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Михаил Афанасьевка Яшел Үзәндә тормыш сыйфатын яхшырту бурычын куйдылар

19 сентябрь 2019, 12:22 , Фото: архив

Михаил Афанасьевка Яшел Үзәндә тормыш сыйфатын яхшырту бурычын куйдылар Татарстан Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьевка район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга һәм инвестицион эшчәнлекне активлаштырырга кирәк булачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Афанасьевның төбәк башкаласы белән чиктәш җирдә эшләү тәҗрибәсе бар. Яшел Үзән районында тормыш сыйфатын яхшырту, шулай ук инвестицион эшчәнлекне көчәйтү бурычы тора», - диде Лилия Галимова.

  • Михаил Афанасьев кандидатурасын Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе вазифасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10