ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Әлфия Авзаловага кабер ташы куялар

19 сентябрь 2019, 11:03 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Иртәгә Әлфия Авзаловага кабер ташы куялар Яңа Татар зиратында искә алу чаралары иртәнге унда башлана.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә Яңа Татар зиратында танылган җырчы Әлфия Авзаловага кабер ташы куелачак. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җырчының сыны һәм сәхнә рәвешендәге мемориаль композиция — халыкның аның истәлегенә хөрмәт белдерүе», — диде җырчының кызы Зөлфия Авзалова.

Һәйкәлне сынчы Фәнил Вәлиуллин ясаган.

«Җырчының иҗади юлы һәм тормышы — сәнгать өлкәсенә хезмәт куюы яшь буынга үрнәк булып тора. Ул җырлаган татар халык һәм дөнья халыкларының җырлары мәңгегә безнең йөрәктә калачак», - диде легендар җырчының кызы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, киләчәктә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәге барлыкка килергә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10