ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Батыр» спорт комплексында янгын вакытында 200 кешене урамга чыгарганнар

19 сентябрь 2019, 10:29 , Фото: соцсети

Казанда «Батыр» спорт комплексында янгын вакытында 200 кешене урамга чыгарганнар Янгында зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Саунада кыска ялганыш булу сәбәпле, Казанның «Батыр» спорт комплексына килгән 200 кешене  һәм 25 хезмәткәрне урамга чыгарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 18.04 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Ибраһимов проспектындагы «Батыр» спорт комплексында саунада төтен чыгуы турында хәбәр килде», – диделәр министрлыкта.

Комплексның саунасында электр мичендә кыска ялганыш булуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, комплекс администрациясе 200 кешене һәм 25 хезмәткәрне урамга чыгарган.

Янгында зыян күрүчеләр юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10