ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак

19 сентябрь 2019, 00:07 , Фото: архив

Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак 12:00-15:00 сәгатькә кадәр концерт программасы тәкъдим ителә.

(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21 сентябрь көнне Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданында профсоюз хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр. Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Театральләштерелгән ачылыш 11: 00 сәгатьтә була.

Район җитәкчелеге профсоюз әгъзаларын һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итәчәк. Бәйрәм барышында активлык нокталары һәм кыр кухнясы эшләячәк.

Теләгән һәркем өчен мастер-класслар, лотерея билетлары уйнату, викторина үткәрелә.

Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын шоу-программа, спорт һәм күңел ачу чаралары көтә.

12:00-15:00 сәгатькә кадәр Гүзәл Әхмәтова, Элвин Грей һәм музыкаль лейбл артистлары (Бабек Мамедрзаев, Кирилл Мойтон, Вилли, Ябай Малай, Рауш, Джоан Си, Рината Тей, Амурус) катнашында концерт программасы тәкъдим ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10