ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Түбән Кама нефтехим" бүген һәм иртәгә факелның төтенләп яну ихтималын кисәтә

18 сентябрь 2019, 23:03

Бу – җиһазларны ревизиягә һәм капиталь ремонтка әзерләүгә бәйле мәҗбүри чара.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). 18 һәм 19 сентябрьдә, этилен заводы план буенча капиталь ремонтка тукталуга бәйле рәвештә, нефть химиясе продуктлары калдыкларын яндыру сәбәпле, факелның төтенләп януы мөмкин. Бу турыда «Түбән Кама нефтехим» компаниясе хәбәр итә, диелгән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

Бу – җиһазларны ревизиягә һәм капиталь ремонтка әзерләүгә бәйле мәҗбүри чара, аның максаты – производство эшчәнлегенең киләчәк тотрыклылыгын тәэмин итү.

Сәнәгатьчеләр сүзләренә караганда, бу технологик регламент һәм инструкцияләр нигезендә каралган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10