ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа билгеләнгән район җитәкчеләренә уңыш теләде

18 сентябрь 2019, 20:12 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа билгеләнгән район җитәкчеләренә уңыш теләде
Татарстан Президенты барысына да халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарының яңа билгеләнгән җитәкчеләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Ул барысын да җаваплы вазифаларга билгеләнү белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты сүзләренчә, яңа урыннарда җитәкчеләргә районнарда социаль-икътисади вазгыятьне үстерү, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру белән бәйле җитди мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгын үстерү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, халыкның хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә, шулай ук халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте.

Очрашуда Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьев, Лаеш районыбашкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илдус Зарипов һәм Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәҗип Хаҗипов катнашты.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10