ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән татарларының "Яңарыш" газетасы 29 еллыгын бәйрәм итә

18 сентябрь 2019, 21:14

Газетаның актив хәбәрчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга Россия журналистлар берлеге таныклыгын тапшырганнар.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Төмән татарларының “Яңарыш” газетасының 29 еллыгы уңаеннан редакциядә ”Әдәби Төмән” иҗат түгәрәгенең утырышын оештырганнар. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Бирегә Тубыл, Төмән шәһәрләре һәм районнардагы татар авылларыннан кунаклар җыелган. Аларны сәламләп газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова чыгыш ясаган. Ул һәркемгә рәхмәтләрен белдергән һәм бу көннәрдә дөнья күргән яңа китаплар белән таныштырган.

"Ул соңгы вакытта почта хезмәткәрләренең үз вазифаларына салкын караулары аркасында газетага язылучылар саны кими баруы, бу хәлне булдырмас өчен редакция хезмәткәрләренең үзәк почта һәм почта бүлекләренә шалтыратып, хатлар язып әлеге килеп чыккан проблемаларны чишүләре турында сөйләде", - дип яза Рәүфә Кангазина.

Алар газетаның 30 еллыгына әзерләнү турында сөйләшкән. Кунаклар тәкъдим-киңәшләр биргән, беренче баш мөхәррир Азат Сәгыйтовны, аның белән ничек газетаның 5, 10 еллыгын бәйрәм иткәннәрен искә төшергән, үзләренең яңа шигырьләрен укыган.

“Әдәби Төмән” түгәрәге рәисе Сәгыйть Сәгыйтов газетаның актив хәбәрчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга Россия журналистлар берлеге таныклыгын тапшырган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10