ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда йөзү буенча Татарстан чемпионаты була

18 сентябрь 2019, 21:39 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Казанда йөзү буенча Татарстан чемпионаты була Ярышта Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Саба, Алабуга һәм Сарман спортчылары катнашачак.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). 19-21 сентябрьдә Казанда йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Саба, Алабуга һәм Сарманнан 300дән артык спортчы катнашачак.

Чемпионат «Акчарлак» йөзү бассейнында (Кол Гали ур., 13а) була. Ачылу тантанасы 19 сентябрьдә 9: 45 сәгатьтә башлана. Ярышларга 10.00 сәгатьттә старт бирелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10