ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда тротуарга очып чыгып киткән иномарканы видеога төшергәннәр

18 сентябрь 2019, 19:47 , Фото: соцсети

Казанда тротуарга очып чыгып киткән иномарканы видеога төшергәннәр Юл-транспорт һәлакәте бүген Гагарин һәм Короленко урамнары чатында булган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда бүген Гагарин һәм Короленко урамнары чатында тротуарга очып чыгып киткән иномарканы видеога төшергәннәр. Шаһитлар видеороликны социаль челтәргә куйган.

«Бүген 16.09 сәгатьтә Короленко урамындагы 89 нчы йорт каршында «КИА» һәм «Мерседес» автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк», – дип сөйләделәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Видеода юл чатында торган «Мерседес»ның капоты һәм алгы бамперы җимерелгәне күренә. Шулай ук тротуарга очып чыккан алтынсу «КИА» автомобиле тора.

«КИА» коймага һәм ком өеменә бәрелгәч кенә туктаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10