ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан табибы Бурятиядә уникаль операция ясаган

18 сентябрь 2019, 18:21 , Фото: minzdrav.tatarstan.ru

Татарстан табибы Бурятиядә уникаль операция ясаган 62 яшьлек пациентның бот сөягенең зарарланган өлешен алмаштырганнар.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республика онкология диспансерында эшләүче табиб-онколог Илдар Сафин Бурятия Республикасы башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә уникаль операция ясаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Онкология диспансерында саркома төркеменең җитәкчесе, КДМА травматология һәм хирургия кафедрасы доценты Илдар Сафин бу операцияне башка белгечләр белән бергәләп ясаган.

62 яшьлек пациентка углерод имплантаты куелды, аның белән бот сөягенең зарарланган өлеше алмаштырылды, диелә бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10