ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төзелеш министрлыгы: Коммуналь хуҗалык объектлары салкында өзлексез эшләргә әзер

18 сентябрь 2019, 17:56 , Фото: архив

Төзелеш министрлыгы: Коммуналь хуҗалык объектлары салкында өзлексез эшләргә әзер Республиканың су алу корылмаларының һәм суүткәргеч насос станцияләренең кышка әзерлеге 99 процент, канализация челтәрләренең 96 процент тәшкил итә.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда халыкны җылылык белән тәэмин итә торган коммуналь өлкә объектлары һәм челтәрләре яңа җылыту чорына 99 процентка әзер. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итте.

«Авария килеп чыгу куркынычын максималь киметү өчен, республикада ел саен ягып җылыту чоры алдыннан әзерлек эшләре  үткәрелә. Кыш көне, туфрак ике метрга кадәр туңганда, су челтәрләрендә авария эшләрен башкаруы бик кыен. Хәзер коммуналь объектларның әзерлеге югары дәрәҗәдә», - диде спикер.

Республикада 2093 котельная исәпләнә, шуларның 2072се, ягъни 99 проценты ягып җылыту чорына әзер. Шулай ук 3203 километр җылылык челтәре кышкы чорда эшләргә әзер, бу гомуми санның 99 процентын тәшкил итә.

Су алу корылмаларының, суүткәргеч насос станцияләренең һәм суүткәргеч челтәрләренең әзерлеге 99 процент тәшкил итә, ә канализация челтәрләренең әзерлеге - 96 процент.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10