ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәлен ремонтлау ярты елга сузылылырга мөмкин

18 сентябрь 2019, 16:56 , Фото: архив

Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәлен ремонтлау ярты елга сузылылырга мөмкин Массив конструкциянең бер өлешен сүтәргә һәм остаханәләргә күчерергә кирәк булачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанның Ирек мәйданында, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ленин һәйкәлен ремонтлау өчен ярты ел кирәк булырга мөмкин. Шул ук вакытта массив конструкциянең бер өлешен сүтәргә генә түгел, реставрациягә остаханәләргә алып китәргә дә туры киләчәк. Бу хакта проектның баш архитекторы Рания Рәимова хәбәр итте.

«Экспертизаның уңай нәтиҗәсен алдык. Эшне, мөгаен, җылылык башлану белән, апрель аенда башлыйбыз, тик юлбашчының туган көненә (22 апрельдә — искә алу) өлгермибез. Ярты ел кирәк булыр, мөгаен. Барысы да заказчының куелган срокларына бәйле, һәйкәлнең күләме дә зур түгел, әмма мин яндагы тимер-бетон конструкцияләр тузган дип куркам. Әлегә күрмичә, берни дә төгәл белмисең», - диде Рания Рәимова.

Архитектор-реставратор сөйләвенчә, монументны тикшергәндә нигез плитәләренең төзек булмавы ачыкланган. Аларны сүтәргә туры киләчәк, ә бу җиңел булмаячак, чөнки алар гаять зур авыр блоклардан тора. Плитәләр зур булу сәбәпле, шунда ук мәйданда җыеп булмый. Аларны остаханәләргә алып чыгарга туры киләчәк. Анда аларга киләчәктә дым һәм суык зыян китерми торган детальләр сайлаячаклар.

Шул ук вакытта Ленин сыны постаменттан алынмаячак, дип ышандырды Рания Рәимова

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10