ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәргать Мөхәммәтов Спас районының яңа башлыгы итеп сайланды

18 сентябрь 2019, 16:30 , Фото: tatarstan.ru

Фәргать Мөхәммәтов Спас районының яңа башлыгы итеп сайланды Ул Татарстан Дәүләт Советында Камил Нугаев урынын алачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтовны Татарстан Спас муниципаль районы башлыгы итеп сайладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Спас муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов сөйләде.

«Спас муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында район башлыгы Камил Нугаев үз теләге белән вакытыннан алда вәкаләтләрен тапшырды һәм район Советы депутатлары арасыннан Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасы тәкъдим ителде. Утырышта Татарстан вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты», - диде Евгений Демьянов.

Районның яңа башлыгы Фәргать Мөхәммәтов бертавыштан сайлануы турында сөйләде: «Сессия булды, депутатлар бертавыштан минем өчен тавыш бирде».

  • Фәргать Мөхәммәтов ТАССРның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1991 елда Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аннары Татагропроммодульстрой идарәсе начальнигы урынбасары булган, Алиш исемендәге совхозда эшләгән. 1998-2003 елларда Екатериновский совхозы директоры, аннары «Спас агроснаб» ҖЧҖ директоры һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы вазифаларын башкарган. Шуннан соң 2013 елдан Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын җитәкли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10