ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин, Фән һәм мәгариф

Болгар Ислам академиясен тәмамлаучыларга фән докторы дипломын тапшырдылар

18 сентябрь 2019, 16:12 , Фото: Салават Камалетдинов

Болгар Ислам академиясен тәмамлаучыларга фән докторы дипломын тапшырдылар Галимнәр ике еллык укудан һәм диссертация яклау курсыннан соң исем алды.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан башкаласында Болгар Ислам академиясе докторантурасын беренче тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар. Кол Шәриф мәчетендә узган тантаналы чарада Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгыш ясады.

«Бу — безнең ил мөселманнары тормышында тарихи вакыйга», - диде ул һәм академияне тәмамлаучыларга диннең ышанычын һәм тугрылыгын саклап калуларын теләде.

Ике еллык курстан соң, ислам фәннәре докторы исеменә алты кеше лаек булды. Алар - Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизларын әзерләү үзәге директоры Рөстәм Фәизов, Дагыстан ислам университеты шәригать фәннәре укытучысы Әмир Мәүлетов, Казан ислам университетының Коръәнне өйрәнү һәм аңлату укытучысы Рәшит Сибгатулин, шулай ук Миридил Хәйдәров, Рамил Гыйззәтуллин һәм Россия ислам университеты ректоры урынбасары Рөстәм Нургалиев.

Академияне тәмамлаучыларның кайберләре эшләрен гарәп телендә яклаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10