ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әл Кәгъби мөфтият эшчәнлеге турында: Сез, Татарстан мөселманнары – каһарманнар

18 сентябрь 2019, 15:21 , Фото: dumrt.ru

Әл Кәгъби мөфтият эшчәнлеге турында: Сез, Татарстан мөселманнары – каһарманнар Мөфтияттә кунакны ТР мөфтиенең беренче урнбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанга эшлекле сәфәре кысаларында БГӘнең ислам эшләре һәм иганәчелек буенча Баш идарә рәисе шәех, доктор Мөхәммәд Матар Сәлим бин Абид Әл Кәгъби ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфтияттә кунакны ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды. Мөхтәрәм шәехне нәзарәтнең күптармаклы эшчәнлеге, аның фәнни, дини-илаһият, дәгъват, мәгариф, нәшрият, социаль юнәлешләре белән якыннан таныштырдылар. Очрашуда ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин беренче эш итеп кунакларга Татарстан мөфтиятенең оешу тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп узды.Үзенең чыгышында мөфти урынбасары татар халкының бай дини мирасына һәм рухи мәдәният үзенчәлекләренә тукталды.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов шәехкә шураның Татарстанда ислам принципларын пропагандалау һәм шәригать нормаларын үтәү өлкәсендәге эшчәнлеге, шулай ук вәкаләтләрне нәтиҗәле тормышка ашыруда һәм конфессияара мәсьәләләрне уңай хәл итүдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә ярдәм күрсәтүе турында сөйләде.

Доктор Мөхәммәд Матар Сәлим бин Абид Әл Кәгъби, үз чиратында, нәзарәт эшчәнлеге белән танышканнан соң, үзенең соклануын белдерде: «Сез, Татарстан мөселманнары, – каһарманнар. Тарихи сынауларга карамастан, сез калебегездә ныклы иманны саклап кала алгансыз. Аллаһ сезне бәрәкәт белән бүләкләгән».

Очрашу ахырында ике як та якын арада Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дини оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу турында килешү төзергә теләк белдерделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10