ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

18 сентябрь 2019, 21:00

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Берничә районда җитәкче алмашынды, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына яңа башлык билгеләнде, атна дәвамында социаль объектларга җылы бирелә.

Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд Матар Сәлам бин Абид Әл Кәгъби белән очрашты / Мөхәммәд Матар Сәлам бин Абид Әл Кааби Татарстанга 17 сентябрьдә килде.

Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк / Республиканың кайбер авыл районнарында узган ял көннәрендә җылылык бирелде.

Илдус Зарипов Лаеш башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде / Элегрәк Илдус Зарипов Татарстан Республикасы Теләче районы башлыгы вазифасыннан китте.

Афанасьев Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарачак / 2010 елдан башлап Афанасьев республиканың Лаеш районын җитәкләде.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа депутатларга таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырды / Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының оештыру җыелышы узды.

Татар егете Татарстан флагын Изге Өмет борынында күтәрде / Тумышы белән Башкортстаннан булган Рөстәм Казанбаев “УАЗ – Буханка” автомобилендә дөнья тирәли сәяхәт ясый.

Удмуртия милли сәясәт министры: “Татар кызы” Россиянең этник төрлелеген күрсәтә / “Татар кызы – 2019” бәйгесе финалы быел Удмуртия башкаласында узачак.

«Мулла» фильмы Европада күрсәтеләчәк / Бу кино Россия генә түгел, ә Мисыр, Италия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары тарафыннан да яхшы кабул ителде.

Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы министры вазифасыннан китте / Ул сүзен урынбасарлары һәм район башлыкларына рәхмәт әйтүдән башлады.

Әл Кәгъби мөфтият эшчәнлеге турында: Сез, Татарстан мөселманнары – каһарманнар / Мөфтияттә кунакны ТР мөфтиенең беренче урнбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды.

25 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк / Юлламаны алтынчы чакырылыш республика парламентының икенче утырышында игълан итү планлаштырыла.

Фәргать Мөхәммәтов Спас районының яңа башлыгы итеп сайланды / Ул Татарстан Дәүләт Советында Камил Нугаев урынын алачак.

Болгар Ислам академиясен тәмамлаучыларга фән докторы дипломын тапшырдылар / Галимнәр ике еллык укудан һәм диссертация яклау курсыннан соң исем алды.

Атна ахырында Казанда беренче кар яварга мөмкин / Иртәгә Татарстан башкаласында шактый суытачак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа билгеләнгән район җитәкчеләренә уңыш теләде / Татарстан Президенты аларның барысына да халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10