ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гидрометеорология идарәсе татарстанлыларны давыллы җил булачагы турында кисәтә

18 сентябрь 2019, 14:03 , Фото: архив

Гидрометеорология идарәсе татарстанлыларны давыллы җил булачагы турында кисәтә
 Һава торышы начарлану күбесенчә республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарына кагылачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә 19 сентябрьдә, төнлә һәм көндез, Татарстан территориясендә бик көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, һава торышы, нигездә, республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында куркыныч тудыруы мөмкин. «Урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз явуы көтелә. Секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил күзәтелә, урыны белән 22-27 метр тизлектә булуы ихтимал», – диделәр матбугат хезмәте хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10