ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Афанасьев Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарачак

18 сентябрь 2019, 13:24 , Фото: Владимир Васильев

Афанасьев Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарачак
 2010 елдан башлап Афанасьев республиканың Лаеш районын җитәкләде.

(Яшел Үзән, 18 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе вазифасына Михаил Афанасьев кандидатурасын тәкъдим итте. «Татарстан Президенты кушуы буенча мин сезнең белән. Район башлыгы булып 9 ел эшләү миңа билгеле бер тәҗрибә бирде. Яшел Үзән районы, әлбәттә, зуррак территория һәм зур эш күләме. Депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, сәнәгатьчеләр һәм авыл җирлекләре башлыкларына таянып, без эшне дәвам итәчәкбез, җиңәчәкбез һәм алга барачакбыз дип уйлыйм. Безнең бурыч бер генә һәм гади —ул да булса кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләү», - диде Афанасьев, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

  • Михаил Афанасьев 1971 елның 29 гыйнварында ТАССРның Чистай районында туа. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Соңрак зооинженер факультеты деканы урынбасары була. 1999 елда Татарстан Республикасында «ДеЛаваль» компаниясенең төбәк вәкиле була, соңыннан компаниянең Казандагы аерым бүлеген җитәкли.
  • 2010 елның июненнән июленә кадәр Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, җитәкчесе вазифаларын башкаручы булган. 2010 елның июленнән октябрь аена кадәр - Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе.
  • Афанасьев Лаеш районын 2010 елның октябрендә җитәкләде.Ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Михаил Афанасьев Татарстанның Лаеш районы башлыгы вазифасыннан китте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10