ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Буа мөхтәсибәтенең чираттагы видеожурналы чыкты

18 сентябрь 2019, 12:11 , Фото: dumrt.ru

Буа мөхтәсибәтенең чираттагы видеожурналы чыкты Буа мөхтәсибәтенең эшчәнлеген күрсәтеп килүче айлык видеохисап журналларның саны 20гә тулды.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). YouTubeта Буа мөхтәсибәтенең чираттагы видеожурналы чыкты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буа мөхтәсибәтенең эшчәнлеген күрсәтеп килүче айлык видеохисап журналларның саны 20гә тулды. Аны сылтама буенча кереп карарга мөмкин.

"Һәрбер видео Буа мөхтәсибәтенең ютуб-каналында урнаштырыла бара. Бу язмаларда Буа шәһәре һәм авыллары мөселманнары тарафыннан уздырылган дини чараларны, мәдрәсә эшчәнлеген күрә аласыз. Эшебезгә карата бәя биреп, видеоязмалар астына үзегезнең фикерләрегезне белдерегез. Алга таба видеожурналлар чыгып килер дигән өметтә калабыз. Сыйфатын яхшырту нияте белән, сездән, хөрмәтле дин кардәшләр, тәкъдимнәр көтеп калабыз!", - дип яза каналны оештыручылар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10