ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Михаил Афанасьев Лаеш районы башлыгы вазифасыннан китте

18 сентябрь 2019, 11:00 , Фото: Михаил Захаров

Михаил Афанасьев Лаеш районы башлыгы вазифасыннан китте
Афанасьев районны 2010 елның октябреннән бирле җитәкләде.

(Лаеш, 18 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев үз вазифасыннан китте. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Карар минем тарафтан уйлап кабул ителде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды», - диде Афанасьев.

  • Михаил Афанасьев 1971 елның 29 гыйнварында ТАССРның Чистай районында туа. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Соңрак зооинженер факультеты деканы урынбасары була. 1999 елда Татарстан Республикасында «ДеЛаваль» компаниясенең төбәк вәкиле була, соңыннан компаниянең Казандагы аерым бүлеген җитәкли.
  • 2010 елның июненнән июленә кадәр — Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, җитәкче вазифаларын башкаручы. 2010 елның июленнән октябрь аена кадәр — Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе була.
  • Афанасьев Лаеш районын 2010 елның октябрендә җитәкләде. Ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
     

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10