ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Башкортстан мөфтие вазифасына бер кандидат теркәлгән

18 сентябрь 2019, 07:44

Айнур хәзрәт Биргалин кандидатурасы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау съезды делегатларына тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумы утырышында дини оешма рәисе вазифасына кандидатуралар тәкъдим ителде һәм расланды. Бу хакта "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Очрашуда Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм төбәк Башлыгы Хакимияте вәкилләре катнашты. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавыш белән пленум мөфти вазифасына бер кандидат, хәзер рәис вазифасын башкаручы Айнур хәзрәт Биргалинны тәкъдим итү турында карар кабул итте, дип хәбәр иттеләр нәзарәттә.

Айнур хәзрәт Биргалин кандидатурасы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау съезды делегатларына тәкъдим ителәчәк. Съезд 16 октябрьдә Уфада, “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10